Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Марк 14:3–9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3 Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә табын янында утырганда, алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард иде. Хатын, савытны ачып, майны Гайсәнең башына агыза башлады.+ 4 Шунда кайберәүләр ярсуланып болай диештеләр: «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? 5 Бу майны 300 дән артык динарга+ сатып, ярлыларга биреп була иде бит!» Һәм аларның бу хатынга ачулары чыкты.* 6 Әмма Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны. Ник аны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде.+ 7 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ һәм сез аларга теләсә кайсы вакытта игелек эшли алырсыз, ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын.+ 8 Ул хәленнән килгәнен эшләде, тәнемне хуш исле май белән майлап, алдан ук җирләүгә әзерләде.+ 9 Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен,+ бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».+

  • Яхъя 12:2–8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 Шунда Гайсә хөрмәтенә кичке аш әзерләделәр. Ма́рта хезмәт күрсәтеп йөрде,+ ә Ла́зар Гайсә белән бергә табын янында утырды. 3 Мәрьям исә якынча 300 грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәчләре белән сөртте.+ Өй эче хуш исле май исе белән тулды.+ 4 Әмма аның шәкертләренең берсе — аны сатарга җыенган Яһүд Искарио́т+ болай диде: 5 «Бу майны 300 динарга сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» 6 Ул моны ярлылар хакында кайгыртканга түгел, ә карак булганга әйтте. Ул уртак акча тартмасын йөртә иде һәм анда салына торган акчаларны урлый иде. 7 Шунда Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны, ул мине җирләү көненә әзерләр өчен шулай эшли.+ 8 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу