Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfs 22 мәкалә
  • Йәһвә һәрвакыт юл таба

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә һәрвакыт юл таба
  • Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
  • Өстәмә исемнәр
  • Яшь чагымнан ук инанам: Йәһвә һәрвакыт юл таба
  • Йәһвә миңа искиткеч хатын бүләк итә
  • Кабат төрмәгә утырталар
  • Авырлыклар нинди генә булмасын, Йәһвә һәрвакыт юл бирә
  • Йәһвәгә дога кылам, чөнки чыгу юлын күрмим
  • Йәһвә Лидиягә катлаулы очрактан чыгу юлын биргән
  • Йәһвәгә бөтен гаиләбез белән хезмәт итәбез
Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
lfs 22 мәкалә
Виргилиюс Пуджювис.

ВИРГИЛИЮС ПУДЖЮВИС | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә һәрвакыт юл таба

1976 елда кунакка безнең туганнарыбыз, абыем белән апам, килде. Бу гаиләбезнең тормышын тулысынча үзгәртте. Абыем Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән икән. Белгәннәрен ул әти-әниемә сөйли башлады. Башта ул Гайсәнең беренче гасырдагы дини җитәкчеләрен фаш итүе турында сөйләде. Моның турында Маттай китабының 23 нче бүлегендә әйтелә. Аннары ул бүгенге руханилар белән параллель үткәрде. Әнием диндар католик иде һәм Гайсәнең дини җитәкчеләрне каты гаепләвенә башта ышана алмады. Шуңа күрә ул Изге Язмалардан бу сүзләрне үз күзләре белән күрергә теләде.

Гаиләбез ул вакытта Литвада яши иде. Без Советлар Союзының бер өлеше идек. Хакимият дини ирекне катгый чикли иде. Изге Язмаларны үз өйләрендә бик әз кеше генә тотканга, әни чиркәүгә китте һәм берникадәр вакытка үзенә Изге Язмаларны бирүен үтенде. Ахыр чиктә, ул Гайсәнең чыннан да дини җитәкчеләрнең икейөзлелеген фаш итүенә инанды. Аның Изге Язмалар турында күбрәк беләсе килде, һәм ул абый аша Йәһвә Шаһитләре бастырган әдәбиятны ала алды.

Тиздән без бөтен гаиләбез белән Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларына йөри башладык. Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге илдә тыелган булганга күрә, очрашуларны һәрвакыт яңа урында, кайчакта якындагы урманда уздырырга туры килә иде. 1978 елда әни, минем игезәк сеңлем Дангуоле һәм мин чумдырылу алдык. Ул вакытта безгә 15 яшь иде. Ә берничә елдан соң әтиебез суга чумдырылды.

Дүрт яшьлек Виргилиюс үзенең игезәк сеңлесе Дангуоле белән кочаклашып тора.

Мин игезәк сеңлем Дангуоле белән; безгә дүртәр яшь

Яшь чагымнан ук инанам: Йәһвә һәрвакыт юл таба

Чумдырылудан соң бер ай узгач, без Дангуоле белән мәктәптә эзәрлекләүләр кичерә башладык. Бер көн Актлар залында тантаналы чара узган иде. Советлар Союзы гимны яңгырый башлагач, без Дангуоле белән утырып калдык. Безнең мәсихче нейтралитетны бозасыбыз килми иде. Укытучылар моны күреп алды һәм моның турында мәктәп директорына хәбәр итте, ә ул, үз чиратында, безнең турында КГБка җиткерде. Тиздән өебезгә тикшерү белән килделәр һәм сорау алдылар.

Мәктәп программасы атеистик пропаганда белән тулы иде. Бу да күп кыенлыклар тудырды. 16 яшьләребездә, укытучы «Ни өчен мин Аллаһыга ышанмыйм» дигән темага инша язарга кушты. Мин моның белән риза түгел идем, шуңа күрә бер кәгазь бите алдым да, «Мин Аллаһыга ышанам» дип язып, аны парта кырыена куйдым. Язуны күргәч, укытучы ачу белән: «Алайса, ник ышанасың икәнен яз!» — дип кычкырды. Укытучы үзе миңа рөхсәт бирде! Мин моның турында хыялланмаган идем дә. Дангуоле дә, югалып калмады һәм ни өчен Аллаһыга ышанганы турында яза башлады. Башка ике кыз да шулай эшләде. Әйе, Йәһвә авыр хәлләрдә чыгу юлын бирә. Андый очраклар күп булды. Бу берсе генә иде (1 Көринтлеләргә 10:13).

Бер көн гаиләбезгә бер айга Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Югалтылган оҗмахтан кире кайтарылган оҗмахка хәтле» дигән китап бирделәр. Миңа билгеле булганча, ул вакытта илебездә бу китапның нибары дүрт-биш нөсхәсе генә булган. Без Дангуоле белән аны безгә бөтенләйгә калдыруларын бик теләгән идек, ләкин бу мөмкин түгел иде. Шунда без аны кулдан күчереп алырга булдык! Бу эшне башкарып чыкканнан соң бармакларыбыз сызласа да, хәзер бездә иманыбызны ныгытырга ярдәм итә торган китап бар иде.

1982 елда, 19 яшь тулгач, мине армиядә хезмәт итүдән баш тартканым өчен ике елга төрмәгә утырттылар. Әйе, җинаятьчеләр белән һәрвакыт вакыт үткәрү җиңел түгел иде. Ләкин минем бер юанычым бар иде: лагерьда мин вакыт-вакыт Йәһвә Шаһитләрен очрата идем. Ике елдан соң мин иреккә чыктым. Әмма ирегем озакка сузылмады.

Йәһвә миңа искиткеч хатын бүләк итә

Лидия белән туй алдыннан

1984 елда мин матур һәм рухи карашлы украиналы Лидия исемле кыз белән таныштым. Тиздән без өйләнештек. Туйдан соң Лидия туган җирләреннән минем янга — Литвага күченде. Ул Йәһвә Шаһитләре гаиләсеннән иде һәм мәктәптә укыганда аңа да җитди каршылыклар белән очрашырга туры килгән. Барысын да кичереп чыгарга аңа нацистлар лагерьлары аша үткән яки Себергә сөрелгән кардәшләрнең үрнәкләре ярдәм иткән.

1980 елларда Литвада Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге әле дә тыелган иде. Шуңа күрә Шаһитләр туйларны еш кына ике көнлек конгресс үткәрер өчен куллана иде. Безнең дә туй шулай үтте. Әлбәттә, барысы тантаналы үтте, әмма моннан тыш, берничә нотык яңгырады, без дистәләгән җырларыбызны җырладык һәм хәтта дүрт драма карадык. Туебызда 450 кеше булды. Советлар Союзының төрле почмакларыннан туганнарыбыз җыелган иде. Ләкин кунаклар арасында чакырылмаган кунаклар да — КГБ агентлары да бар иде. Ләкин абый-кардәшләр аларны шунда ук күреп алды.

Сәхнәдә зур тент астында ике яшь пар: Виргилиус һәм Лидия, шулай ук Виргилиусның икетуган сеңлесе һәм аның кияве утыра.

Сәхнәдә ике яшь пар: без Лидия белән һәм минем икетуган сеңлем үзенең кияве белән; туй тантанасы ике көнлек конгресска туры китерелде

Кабат төрмәгә утырталар

Советлар Союзы хөкүмәтенең шундый стратегиясе бар иде: әгәр Шаһите бер төрмә срогы эчендә «тәрбияләүгә» бирелмәсә, аны кабат утыртырга тырыша иделәр. Туебыздан соң бер ел да үтмәде, миңа каршы кабат җинаять эше кузгаттылар. Лидия ул вакытта балага узган иде һәм якындагы хастаханәдә ята иде. Бер көн судның тәнәфесе вакытында мин аның белән күрешә алдым. Хастаханәгә кертми иделәр, шуңа Лидия яткан палата янына бардым. Тәрәзәне ачып без сөйләшеп алдык һәм бер-беребезне дәртләндердек. Очрашуыбыз берничә минут кына үтте, ләкин бу минутлар безнең өчен бик кадерле иде. Шул ук көнне мине өч елга хөкем иттеләр.

Виргилиюс хастаханәгә хатыны Лидия янына килде. Ул урамда, ә Лидия ачык тәрәзә янында аны тыңлап тора.

Кызганыч, ләкин ике көннән соң Лидиянең баласы төште. Аның сүзләре буенча, ул бик нык күңел авыртуы сизгән. Аңа, шулай ук, Литва телен белмәгәнгә башка авырлыклар да кичерергә туры килгән. Мәсәлән, аңа украинча да, русча да сөйләшмәгән әти-әнием белән яшәргә туры килде. Аңа авырлыкларны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Лидия тулысынча Йәһвәгә таянган, ә әти-әнием бу авыр вакытта, ул аларның кайгыртуын һәм мәхәббәтен сизсен өчен, кулларыннан килгәнне эшләп торган.

Авырлыклар нинди генә булмасын, Йәһвә һәрвакыт юл бирә

Төрмәдә беренче мәртәбә утырганда өйрәнгәннәрем, мине икенче утыруга әзерләде. Миңа аеруча вәгазь ярдәм итте. Мәсәлән, мин үзем белән төрмәгә барган кешеләргә Изге Язмалардан хәбәрне сөйли алдым. Гадәттә, йөк машиналарына һәм поездларга тоткыннарны күпләп тутыралар иде. Кайвакыт 5—6 кеше урынына, 15—20 кешене утырта иделәр. Минем ни өчен төрмәгә эләгүемне, ни өчен сугыштан баш тартанымны һәм сәяси эшләрдә бернинди якта да тормаганымны аңлатыр өчен яхшы мөмкинлегем булды. Мин тоткыннарга ни өчен Аллаһының барлыгына ышануымны сөйләп бирдем.

Мин Мариямполеa шәһәрендә утырдым. Ул төрмәдә якынча 2 000 аеруча куркыныч җинаятьче тотыла иде. Анда мин бердәнбер Шаһит идем. Кешеләргә янап тордылар, аларны кыйнадылар, хәтта үтерделәр дә. Мине дә бер көн бик каты кыйнадылар. Бу бер тапкыр гына булды. Бик авыр шартларга карамастан, берәр кеше ярдәмгә мохтаҗ булса, мин аңа булышырга һәм теләктәшлек күрсәтергә тырыштым. Төрмәдә андый мөнәсәбәт бик сирәк иде.

КГБ миңа һәрвакыт психологик басым ясап торды. Аларга ничектер туганнарымның өйдә нәрсә турында сөйләшкәннәре ирешә иде. Аннары алар миңа, фактларны бозып, аларның сүзләрен сөйли иде. Моның барысы да гаиләмдә җитди ызгышлар һәм каршылыклар бар дигән уй тусын өчен башкарыла иде. Әлбәттә, мин моңа беркайчан да ышанмадым. Ләкин, иреккә чыккач кына, КГБ хезмәткәрләренең барысын никадәр нык бозып сөйләгәннәрен аңладым (Маттай 10:16).

Бер апа-кардәшнең күршесе төрмә офицеры иде һәм ул аның белән яхшы таныш иде. Бер көн ул аның аша миңа рус телендә кечкенә Изге Язмаларны тапшыра алды. Кичләрен мин Гайсә пәйгамбәрнең Таудагы вәгазеннән берничә шигырьне кәгазь кисәгенә күчереп яза идем дә, көндез, фабрикада эшләгәндә, аны яшертен генә укый идем. Шулай итеп, мин Таудагы вәгазьне рус телендә, бу минем туган телем булмаса да, ятладым. Вакыт узу белән миннән Изге Язмаларны тартып алдылар, әмма Гайсәнең сүзләре инде минем күңелемдә һәм акылымда иде.

Виргилиюс төрмә камерасында өстәл артында утыра һәм кәгазь кисәгенә Изге Язмалар шигырен күчереп яза. Ул иңбашы аша артка борылып карый, ә бераз ачылган өстәл тартмасында Изге Язма ята.

Лидия миңа бик булышты. Ул миңа көн саен диярлек яза иде. Мин исә аңа аена ике тапкыр гына җавап җибәрә ала идем. Шулай да, соңыннан ул әйткәнчә, минем хатларым аны өч мөһим нәрсәгә ышандырып торды: мин исән, Йәһвәгә тугры һәм аны элеккечә бик яратам.

Йәһвәгә дога кылам, чөнки чыгу юлын күрмим

Бервакыт тоткыннарның бер төркеме эшкә чыгудан баш тартты. Алар төрмә фабрикасында хезмәт шартларының яхшыруын таләп итә иде. Әлбәттә, аларны моның өчен каты җәза көтә иде. Ләкин башта төрмә җитәкчеләре үз янына берничә кешене, шул исәптән мине дә чакырды. Без бунт күтәрүчеләр урынына эшкә чыгарга тиеш идек.

Баш тартсам, мине төрмә хакимиятләре кырыс җәзалар иде, ә ризалашсам тоткыннар мине хыянәтче итеп саный башлар иде. Ә андыйлар белән төрмәдә күп сөйләшеп тормыйлар: я кыйнап я пычак кадап үтерә иделәр. Мин бик авыр хәлгә эләктем! Чыгу юлы юк кебек тоела иде (2 Елъязма 20:12). Мин Йәһвәгә үтенеп дога кылдым.

Һич тә көтмәгәндә бер тоткын безнең иске бригаданы җыеп, барыбызны да начальник янына алып китте. Без шул тоткын белән дуслар идек дип әйтмәс идем, без бергә эшләдек кенә. Шулай да, ул мине үз бригадаларында калдыруны таләп итте. Начальник ризалашмады, ләкин теге тоткын үз сүзендә нык торды. Алар арасында бик каты ызгыш килеп чыкты. Ахыр чиктә, беркайчан да беркем белән дә ризалашмаган начальник, кычкыра-кычкыра безне кабинеттан куып чыгарды. Шулай да ул миңа элекке бригадада калырга рөхсәт итте. Мин шундый җиңеллек кичердем! (2 Петер 2:9). Төрмәдә утырганда бер тоткынның икенчесен шулкадәр ярсып яклавын бүтән бер дә күргәнем булмады. Болар барысы да мине бик мөһим сабакка өйрәтте: Йәһвә, догага җавап бирер өчен, һәркемне куллана ала.

Виргилиюс, төрмә башлыгы белән бәхәсләшкән тоткын белән янәшә тора. Арткы планда башка тоткыннар бу хәлне күзәтә.

Йәһвә Лидиягә катлаулы очрактан чыгу юлын биргән

Ә Лидия ул вакыт ничек яшәгән? Ул бик озак эш таба алмаган. Күп кенә эш бирүчеләр, тоткын хатынын эшкә алсалар, КГБ белән проблемалары булыр дип курыкканнар. Ахыр чиктә Лидия эшкә урнаша алган, ләкин эше авыр булган: аңа көненә 12 сәгать 30 баланы карарга туры килгән. Ул бик нык арыган. Әмма Йәһвә аңа көн саен көч биреп торган. Кардәшләр дә аңа зур таяныч булган. Алар, аның янында булыр өчен һәм аңа рус телендәге басмаларны тапшырыр өчен генә, Литваның төрле төбәкләреннән, йөзләрчә километр үтеп килә торган булганнар. Шуңа күрә ул үзен беркайчан да ялгыз хис итмәгән.

Йәһвәгә бөтен гаиләбез белән хезмәт итәбез

Төрмәдән чыккач, әдәбиятны Литва теленә яшерен тәрҗемә итүче абый-кардәшләр үзләренә булышырга чакырды. Мин эшләрне оештыруда ярдәм иттем. Берничә елдан соң Советлар Союзы таркалды, һәм Литвада Йәһвә Шаһитләрнең эшчәнлеге рәсми рәвештә теркәлде. Вакыт узу белән безнең илдә тәрҗемә офисы ачылды. Биш ел мин атна саен анда тәрҗемә белән ярдәм итәр өчен килә идем. Анда сәгать ярым барырга кирәк булса да, бу минем өчен әллә ни авыр түгел иде.

1997 елда Лидия белән безне Йәһвә Шаһитләрнең Литва филиалына (яки башкача Бәйтелгә) хезмәт итәргә чакырдылар. Без моны күз алдына да китерә алмаган идек. Ул вакытта безнең ике кызыбыз бар иде: Оксанага тугыз, Сваюнага биш яшь иде. Күченер өчен һәм Оксананы яңа мәктәпкә урнаштырыр өч көн генә бар иде.

Виргилиус һәм аның ике кызы Әсфирә китабындагы вакыйганы сәхнәләштерә. Аның башында эшләпә — таҗ һәм одеял — патша мантиясе.

Гаилә белән гыйбадәт кылуыбыз файдалы һәм күңелле үтте. Фотода без Ахашверош, Әсфирә һәм Мәрдәкәй рольләрен уйныйбыз

Бәйтел хезмәтен башкарырга һәм гаиләдәге бурычларымны үтәргә без ничек өлгерә идек? Мин Бәйтелгә иртән иртүк китә идем, ә Лидия кызларны мәктәпкә озаткач, соңрак килә иде. Эштән ул иртәрәк китә иде һәм балалар кайтуына инде өйдә була иде. Кызларыбыз гаиләдә ярату сизеп үссеннәр өчен без кулыбыздан килгәнне эшләдек.

Виргилиюс, Лидия, Оксана һәм Сваюне Литвадагы филиалның яңа биналарын багышлау вакытында милли Литва киемнәрендә урамда басып торалар.

Литвадагы филиалның яңа биналарын багышлау. Без милли Литва костюмнарында торабыз (2003 ел)

Гаиләбез җомга кичен бик ярата иде. Без бергә ризык пешереп, йортны җыештыра идек, аннан соң Изге Язмаларны өйрәнеп вакытны бик күңелле үткәрә идек. Мөмкинлек булганда, без кызларыбызны тауларга, диңгезгә, шулай ук Европадагы башка Бәйтелләргә алып бара идек. Без аларның Йәһвәнең иҗади эшләре белән яхшырак танышуларын һәм безнең Бөтендөнья кардәшләребезнең мәхәббәтен тоюларын тели идек. Без кызларыбыз белән бик горурланабыз. Алар икесе дә 15 яшендә пионер хезмәтен башлады. Бүген Оксана һәм аның ире Жан-Бенуа Литваның тәрҗемә офисында эшли. Ә Сваюне ире Николас белән Француз филиалында хезмәт итә.

Без Лидия белән «бер тән» була алдык, чөнки безнең өчен тормышыбызда иң мөһиме һәрвакыт Йәһвәгә хезмәт итү иде (Эфеслеләргә 5:31; Вәгазьче 4:12). Кайвакыт «безне һәр яктан каты кысрыкласалар да» һәм төрле яктан эзәрлекләсәләр дә, без беркайчан да үзебезне ташланган я «котылгысыз хәлдә» сизмәдек (2 Көринтлеләргә 4:8, 9). Катлаулы сынауларда Йәһвә безгә күп тапкыр чыгу юлын бирде. Һәм мин шуңа ышанам: киләчәктә дә шулай булачак.

Кадерле Лидиям белән төшерелгән фото

a 1955 нче елдан 1990 нчы елга кадәр Капсукас дип аталган.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу