-
Маттай 6:10Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
10 Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен.
-
-
МаттайЙәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
-
Маттай. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Синең Патшалыгың килсен: Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең җир өстеннән хакимлеген чагылдыра. Бу үтенеч — Аллаһыдан хәлиткеч адымнар ясап, үзенең Мәсих-Патша һәм аның хакимдәшләре җитәкчелегендәге Патшалыгын җир өстеннән бердәнбер хөкүмәт итеп куюы турындагы үтенеч. Гайсәнең Лк 19:11—27 дә язылган мисалы Аллаһы Патшалыгы хөкем карарын үтәр өчен, үзенең бар дошманнарын юк итәр өчен һәм үзенә өметләнүчеләрне бүләкләр өчен «киләчәк» икәнен раслый. (Мт 24:42, 44 кара.) Ул хәзерге явыз дөнья төзелешен, шул исәптән бөтен кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк һәм гадел яңа дөнья урнаштырачак (Дн 2:44; 2Пт 3:13; Ач 16:14—16; 19:11—21).
синең ихтыярың үтәлсен: Бу үтенеч — иң элек кешеләрнең Аллаһы ихтыярын үтәве турында түгел, ә Аллаһының җиргә һәм анда яшәүчеләргә карата үз ихтыярын үтәр өчен адымнар ясавы турында үтенеч. Бу — Аллаһы үз ниятен үтәр өчен үз көчен куллансын дип үтенү. Кеше моның турында дога кылганда, Аллаһы ихтыяры үзе өчен иң мөһиме һәм ул аңа буйсынырга әзер икәнен дә күрсәтә. (Мт 26:39 белән чагыштыр.) Бу контекстта күктәге кебек, җирдә дә дигән сүзтезмәне ике төрле аңлап була. Бу Аллаһы ихтыяры күктә инде үтәлгән кебек, җирдә дә үтәлсен я Аллаһы ихтыяры күктә дә һәм җирдә дә тулысынча үтәлсен дигән үтенеч булырга мөмкин.
-