-
Лүк 12:35Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
35 Билегезне буып әзер торыгыз, һәм яктырткычларыгыз янып торсын.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Киенеп, әзер торыгыз: Сүзгә-сүз «Билегез буылган булсын». Бу идиома берәр эш башкару, йөгерү я тагын берәр нәрсә эшләү җиңелрәк булсын өчен, эчке киемнең итәкләрен билбау белән бәйләп куюны аңлата. Ул теләсә кайсы эшкә әзер булу хәлен күрсәтер өчен кулланыла башлаган. Охшаш сүзтезмәләр Еврей Язмаларында күп мәртәбә очрый. (Мисаллар: Чг 12:11; 1Пат 18:46; 2Пат 3:21, иск.; 4:29; Ир 1:17, иск.) Бу контекстта монда кулланылган фигыльнең формасы Аллаһы хезмәтчеләренә рухи эшләрне башкару өчен һәрвакыт әзер булырга кирәклеген күрсәтә. Лк 12:37 дә шул ук грек фигыле «билен буар да... хезмәт итәр» дип тәрҗемә ителә. 1Пт 1:13 тәге «акылыгызны җигеп, аны авыр эшкә әзерләгез» дигән сүзтезмә сүзгә-сүз «акылыгызның билен буыгыз» дигәнне аңлата.
-