Яхъя
18 Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә, шәкертләре белән бергә, Кидро́н үзәне* аша үтеп, шундагы бакчага керде. 2 Гайсә үз шәкертләре белән анда еш кына җыела иде, шуңа күрә ул урынны аны сатачак Яһүд тә белә иде. 3 Ул гаскәриләр төркемен, шулай ук баш руханилар белән фарисейлардан сакчылар алып, шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде. 4 Гайсә исә, үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты да, алардан: «Кемне эзлисез?» — дип сорады. 5 «Насаралы Гайсәне»,— диделәр алар аңа. Гайсә аларга: «Ул — мин»,— диде. Аңа хыянәт итүче Яһүд тә алар белән шунда тора иде.
6 Гайсә: «Ул — мин»,— дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар. 7 Шунда ул алардан кабат: «Кемне эзлисез?» — дип сорады. «Насаралы Гайсәне»,— диделәр алар. 8 «Мин сезгә, ул — мин, дидем бит. Мине эзлисез икән, аларны җибәрегез»,— диде аларга Гайсә. 9 Бу аның: «Син миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым»,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.
10 Шунда Шимун Петер үзендә булган кылычын тартып чыгарды да, иң баш руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Хезмәтченең исеме Малху́с иде. 11 Әмма Гайсә Петергә: «Кылычыңны кынына тыгып куй. Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» — диде.
12 Гаскәриләр, гаскәр башлыгы һәм яһүдләрнең сакчылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13 Башта алар аны шул елның иң баш рухание Каяфәснең каенатасы Һанна́с янына алып бардылар. 14 Нәкъ шул Каяфәс яһүдләргә, халык хакына бер кешенең үлүе алар өчен хәерлерәк, дип киңәш биргән иде.
15 Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт иң баш руханиның танышы иде. Ул Гайсә белән бергә иң баш руханиның ишегалдына керде, 16 ә Петер тышкы якта капка артында басып калды. Шуңа күрә иң баш руханиның танышы — теге шәкерт чыгып, капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп алды да, Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда шул хезмәтче кыз Петердән: «Син дә бу кешенең шәкерте түгелме соң?» — дип сорады. «Юк»,— дип җавап бирде Петер. 18 Салкын булганга, коллар белән сакчылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.
19 Ә ул вакытта баш рухани Гайсәдән аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сорашты. 20 Гайсә аңа болай диде: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем, яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем. 21 Нигә миннән сорыйсың? Мин сөйләгәнне ишеткән кешеләрдән сора. Алар минем нәрсә сөйләгәнемне беләләр». 22 Гайсә шулай дигәч, янында торган сакчыларның берсе, аның яңагына сугып: «Баш руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — диде. 23 Гайсә аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип әйтте. 24 Шуннан соң Һаннас аны, бәйләнгән килеш, иң баш рухани Каяфәс янына җибәрде.
25 Шимун Петер җылынып торганда, аңардан: «Син дә аның шәкертләренең берсе түгелме соң?» — дип сорадылар. Ул, моны кире кагып: «Юк»,— диде. 26 Шунда иң баш рухани колларының берсе (Петер аның туганының колагын чабып өзгән иде) аңардан: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дип сорады. 27 Ләкин Петер моны кабат кире какты. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.
28 Гайсәне Каяфәс йортыннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Аны алып килгән кешеләр, нәҗесләнмәс өчен, идарәче сараена кермәделәр, югыйсә алар Паса́х ризыгын ашый алмаслар иде. 29 Шунда Пилат, алар янына чыгып: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сорады. 30 «Ул җинаятьче булмаса, аны сиңа тотып китермәгән булыр идек»,— дип җавап бирделәр алар. 31 Пилат аларга: «Аны алыгыз да, үз кануныгыз буенча хөкем итегез»,— диде. Яһүдләр исә: «Безгә беркемне дә үтерергә рөхсәт ителми»,— диделәр. 32 Бу — Гайсәнең үзенең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйткән сүзе үтәлсен өчен булды.
33 Шунда Пилат яңадан сараена керде дә, Гайсәне чакыртып, аңардан: «Яһүдләрнең патшасы — синме?» — дип сорады. 34 Гайсә аңа: «Үзең шулай дип уйлыйсыңмы яки минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме?» — диде. 35 «Әллә мин яһүдме? Сине миңа синең халкың һәм баш руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?» — дип сорады аңардан Пилат. 36 «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул»,— дип җавап бирде Гайсә. 37 Шунда Пилат аңардан: «Димәк, син — патша?» — дип сорады. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Син үзең мине патша дисең. Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем. Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый». 38 Пилат аңардан: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорады.
Шуннан соң ул яңадан яһүдләр янына чыкты да, болай диде: «Мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим. 39 Сезнең йолагыз буенча, мин сезгә Паса́х бәйрәме уңаеннан бер кешене азат итәргә тиеш бит. Сезгә яһүдләр патшасын азат итимме?» 40 Шунда алар: «Аны түгел, Барабны!» — дип, тагын кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.