28 ИЮЛЬ — 3 АВГУСТ
ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 24
38 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Авыр вакытларга әзер торыгыз
(10 мин)
Белем һәм зирәклек җыегыз (Гс 24:5; w23.07 18, абз. 15)
Кайгы-хәсрәт көнендә дә рухи эшләр белән мәшгуль булыгыз (Гс 24:10; w09 15.12. 18, абз. 12, 13)
Нык иман һәм Йәһвәне ярату безгә авыр вакытларны кичереп чыгарга булыша (Гс 24:16; w20.12 15, абз. 1, 2, 8)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Гс 24:27. Бу өзектән нәрсәгә өйрәнеп була? (w09 15.10. 12)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Гс 24:1—20 (th 11 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Син шаһитлек биреп өлгергәнче, әңгәмә тәмамлана (lmd 2 дәрес, 4 пункт).
5. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 3 дәрес, 4 пункт).
6. Беренче сөйләшү
(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә Изге Язмаларны өйрәнү программасы турында әйт һәм бу курсның визит карточкасын бир (lmd 4 дәрес, 3 пункт).
7. Нотык
(3 мин) Тема: «Аллаһы безнең өчен мөһим хәбәр иңдергән» (lmd кушымта А, 11 пункт) (th 6 дәрес).
99 җыр
8. Авыр вакытларда бер-берегезгә булышыгыз
(15 мин). Фикер алышу.
Эпидемия, табигать афәте, хөкүмәткә каршы протестлар, сугыш я эзәрлекләүләр кинәт килеп чыгарга мөмкин. Андый бәла-казалар булганда, мәсихчеләр бер-берсенә ярдәм итә һәм бер-берсен ныгыта. Бу бәла-казалар аркасында без турыдан-туры зыян күрмәсәк тә, без кардәшләребезнең кайгысын уртаклашабыз, аларга ярдәм итәр өчен барысын да эшлибез (1Кр 12:25, 26).
1 Патшалар 13:6 һәм Ягъкуб 5:16ә укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен Аллаһы хезмәтчеләренең башкалар хакына кылган догалары зур көчкә ия?
Марк 12:42—44 һәм 2 Көринтлеләргә 8:1—4 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Акчабыз күп булмаса да һәм, кардәшләребезгә булышыр өчен, бөтендөнья эшчәнлегебезгә иганәләр күп бирә алмасак та, ни өчен моны эшләү мөһим?
«Тыелу вакытында кардәшләрне ныгыту» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Абый-кардәшләр, эшебез тыелган вакытта Көнчыгыш Европада яшәгән имандашларына ярдәм итәр өчен, нинди корбаннарга барган?
Тыелу вакытында кардәшләр бергә очрашырга һәм бер-берсен ныгытырга дигән әмергә ничек буйсынган? (Ев 10:24, 25)
9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 4, 5 хикәяләр