Римлыларга
5 Шуңа күрә хәзер, без иман нигезендә тәкъва дип игълан ителгәч, Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләребезне саклыйк. 2 Безгә шулай ук Гайсәгә иман итү аша без инде татып яшәгән юмарт игелеккә юл ачылды. Без Аллаһы үзебезгә югары урын бирер дип өметләнәбез, шуңа күрә шатланып торыйк. 3 Һәм моңа гына түгел, ә кайгы-хәсрәтләребезгә дә шатланыйк, чөнки безгә шул билгеле: кайгы-хәсрәт — чыдамлылык, 4 чыдамлылык — хуплау, хуплау өмет тудыра, 5 ә өмет оятка калдырмый, чөнки күңелләребезгә үзебезгә бирелгән изге рух аша Аллаһының мәхәббәте иңде.
6 Мәсих, без әле гөнаһлы* булганда, билгеләнгән вакытта бозыклар өчен үлгән. 7 Тәкъва өчен үләргә бик сирәк кеше генә ризалашыр, ә яхшылык кылучы өчен үләргә, бәлки, кем дә булса җөрьәт итәр. 8 Ә Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, безнең өчен үлгән. 9 Шуңа күрә хәзер, аның каны ярдәмендә тәкъва дип игълан ителгәнгә, без аның аркылы Аллаһының ярсуыннан бигрәк тә котылачакбыз. 10 Чөнки без Аллаһыга дошман булган вакытта аның белән Улының үлеме аркылы татулашканбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулашкач, Улының тормышы ярдәмендә котылачакбыз. 11 Өстәвенә, без Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән бердәмлегебезгә шатланабыз. Аның белән без Мәсих аркылы татулаштык.
12 Шуңа күрә дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән кебек... 13 Гөнаһ бит Канунга кадәр дә дөньяда булган, әмма канун булмаганда беркем дә гөнаһ кылуда гаепләнә алмый. 14 Шулай да Адәмнән алып Мусага кадәр үлем кешеләр өстеннән, хәтта гөнаһлары Адәм җинаятенә охшаш булмаган кешеләр өстеннән, патша булып идарә иткән, ә Адәм киләчәк затка охшаш булган.
15 Әмма Аллаһы бүләге китергәнне гөнаһ китергәне белән чагыштырып булмый. Чөнки бер кешенең гөнаһы аркасында күпләр үлгән, ә Аллаһының юмарт игелеге һәм бер кеше — Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге ярдәмендә бирелгән юмарт бүләк күпләргә чагыштыргысыз зур файда китерде. 16 Өстәвенә, юмарт бүләк китергән файда белән бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәләре арасында зур аерма бар. Чөнки бер гөнаһ бар кешеләрне гаепле дип игълан итә, ә күп гөнаһлардан соң бирелгән бүләк күпләрне тәкъва дип игълан итә. 17 Бер кешенең гөнаһы аркасында үлем шул кеше аркылы патша булып идарә иткән икән, Аллаһының мул юмарт игелеген һәм аның алдында тәкъва булу бүләген кабул итүчеләр бер зат — Гайсә Мәсих аркылы бигрәк тә патшалар булып яшәп идарә итәчәкләр.
18 Шуңа күрә бер гөнаһ аша һәркайсы кеше хөкем ителгән кебек, аклану китерүче бер эш аша да һәркайсы кеше тормыш өчен тәкъва дип игълан ителә. 19 Һәм бер кешенең тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән кебек, бер кешенең тыңлаучанлыгы аша да күпләр тәкъва булачак. 20 Канун исә гөнаһларның ташып торганын күрсәтер өчен бирелгән булган. Әмма гөнаһ ташып торганда, Аллаһының юмарт игелеге тагын да ныграк ташып торган. 21 Ни өчен? Гөнаһ белән үлем патша булып идарә иткән кебек, юмарт игелек тә патша булып идарә итсен өчен һәм тәкъвалык ярдәмендә кешеләр Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша мәңгелек тормыш алсын өчен.