1 Көринтлеләргә
6 Арагызда каршылык тугач, ничек сез изгеләр алдында түгел, ә тәкъва булмаганнар алдында хөкем ителергә батырчылык итәсез? 2 Дөньяны изгеләр хөкем итәчәген белмисезме әллә? Ә дөньяны сез хөкем итәчәксез икән, ул вакытта мөһим булмаган эшләрне хәл итү көчегездән килмимени? 3 Без бит фәрештәләрне хөкем итәчәкбез, әллә моны белмисезме? Ни өчен соң, алайса, кешеләр арасындагыны хәл итмәскә? 4 Ә инде кешеләр арасындагыны хәл итәргә кирәк булганда, ни өчен соң сез хөкемчеләр итеп җыелыш хупламаган кешеләрне куясыз? 5 Сезгә оят булсын дип әйтәм. Әллә кардәшләр арасындагыны хәл итәрлек акыллы кешегез юкмы? 6 Бер кардәш икенчесе белән судлаша, җитмәсә, судлашырга имансызлар янына бара!
7 Бер-берегез белән судлашу — сезнең өчен инде җиңелү бит. Ни өчен сезгә рәнҗетелгән булып калмаска? Ни өчен сезгә алданган булып калмаска? 8 Ә сез үзегез рәнҗетәсез һәм алдыйсыз, кардәшләрегез белән дә үзегезне шулай тотасыз.
9 Тәкъва булмаган кешеләр Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак, әллә моны белмисезме? Алданмагыз. Зиначылар да, потка табынучылар да, хыянәтчеләр дә, табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да, ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да, 10 караклар да, комсызлар да, эчкечеләр дә, башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак. 11 Әйе, кайберләрегез шундый иде. Әмма Аллаһы сезне Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән үз рухы белән юып чистартты, изгеләндерде, тәкъва дип игълан итте.
12 Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсә файдалы түгел. Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма бернәрсәгә дә үз өстемнән хакимлек итәргә рөхсәт итмәм. 13 Ризык — карын өчен, ә карын — ризык өчен, әмма Аллаһы тегесен дә, монысын да юк итәчәк. Тән исә фахишәлек өчен түгел, ә Хуҗабыз өчен, Хуҗабыз да тән өчен. 14 Аллаһы, үз кодрәтен кулланып, Хуҗабызны үледән терелткән һәм безне дә терелтәчәк.
15 Тәннәрегез — Мәсихнең әгъзалары, әллә моны белмисезме? Шулай булгач, әллә мин, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәрменме? Һич тә юк! 16 Фахишә белән кушылучы аның белән бер тән булып китә, әллә моны белмисезме? Чөнки Аллаһы: «Икесе бер тән булыр»,— ди. 17 Ә Хуҗабыз белән кушылучы аның белән бер рухта. 18 Фахишәлектән качыгыз! Кеше кылган башка берәр гөнаһ аның тәненә турыдан-туры бәйле түгел, ә фахишәлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла. 19 Сезнең тәнегез — Аллаһыдан бирелгән сездәге изге рухның гыйбадәтханәсе икәнен әллә белмисезме? Һәм сез үзегезнеке түгел, 20 чөнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәннәрегез белән Аллаһыны данлагыз.