Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Көринтлеләргә 1
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Көринтлеләргә 1:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре»,

    4/2019, 7 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    7/2017, 13, 16 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.10.2011, 23, 24 б.

    1.10.2008, 7 б.

    15.3.2008, 15 б.

2 Көринтлеләргә 1:4

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре»,

    4/2019, 7 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.10.2011, 23, 24 б.

    15.3.2008, 15 б.

2 Көринтлеләргә 1:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 163 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.6.2014, 23 б.

2 Көринтлеләргә 1:15

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2014, 30, 31 б.

2 Көринтлеләргә 1:16

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2014, 30, 31 б.

    15.10.2012, 29 б.

2 Көринтлеләргә 1:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2014, 31 б.

2 Көринтлеләргә 1:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2014, 31 б.

2 Көринтлеләргә 1:20

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2014, 31 б.

    15.12.2008, 13 б.

2 Көринтлеләргә 1:22

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    4/2016, 32 б.

    1/2016, 18, 19 б.

2 Көринтлеләргә 1:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.10.2012, 29 б.

2 Көринтлеләргә 1:24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.1.2013, 27, 28 б.

    1.5.2003, 11, 12 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
2 Көринтлеләргә 1:1–24

2 Көринтлеләргә

1 Бу хатны Аллаһының ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле Паул һәм кардәшебез Тимути Көринттәге Аллаһы җыелышына һәм бөтен Ахаядагы барлык изгеләргә яза.

2 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.

3 Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы, рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы макталсын. 4 Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата һәм моны без башкаларны, алар теләсә кайсы кайгы-хәсрәт кичергәндә, аңардан кабул иткән юаныч белән юата алсын өчен эшли. 5 Чөнки Мәсих хакына күп газап чиккән кебек, безнең Мәсих аша алган юанычыбыз да мул. 6 Кайгы-хәсрәт кичерәбез икән, сез юаныч алсын өчен һәм котылсын өчен кичерәбез; безне юаталар икән, сез юаныч алсын өчен юаталар, һәм бу юаныч, эш итеп, сезгә без кичергән газапларны кичергәндә нык калырга булыша. 7 Сезгә кагылышлы өметебез нык, чөнки шуны беләбез: безнең белән газапларыбызны уртаклашкан кебек, юанычны да уртаклашырсыз.

8 Кардәшләр, А́сия өлкәсендә кичергән кайгы-хәсрәтебез турында әйтәсебез килә: без анда шулкадәр зур авырлыкларга дучар булдык ки, аларны үз көчебезгә генә таянып кичереп чыгу мөмкин түгел иде, хәтта исән калуыбызга да шикләр бар иде. 9 Үзебезгә үлем карары чыгарылганына инде бер дә шикләнми идек. Бу без үзебезгә түгел, ә үлеләрне терелтүче Аллаһыга таянып яшәсен өчен булды. 10 Ул шул куркыныч хәлдә гомеребезне саклап калды; һәм без аның киләчәктә дә саклап торачагына өмет баглыйбыз. 11 Сез дә, безнең турында ялварып, безгә ярдәм итә аласыз, шулчак безнең хакка күпләрнең кылган догаларына җавап итеп безгә игелек күрсәтелер иде һәм, нәтиҗәдә, күпләр безнең өчен Аллаһыга рәхмәт укыр иде.

12 Без бу дөньяда, бигрәк тә сезнең арада, дөнья зирәклегенә түгел, ә Аллаһының юмарт игелегенә таянып, үзебезне изгелек һәм Аллаһыдан килә торган эчкерсезлек белән тоттык, шуңа күрә без мактанабыз һәм шуңа күрә вөҗданыбыз саф. 13 Сез инде яхшы белгән һәм таныган нәрсәләр турында гына язабыз бит; һәм сез аларны ахырга кадәр танырсыз дип өметләнеп калам. 14 Сезнең кайберәүләрегез безнең белән мактана алуларын инде таныдылар, без дә Хуҗабыз Гайсә көнендә сезнең белән мактаначакбыз.

15 Андый ышанычым булганга, сез кабат шатлык кичерсен өчен, сезнең янга килергә ниятем бар иде. 16 Мин сездә тукталгач, Македониягә барырга, ә Македониядән сезгә кайтырга ниятләгән идем һәм сез мине Яһүдиягә аз гына озата барырсыз дип уйлаган идем. 17 Әллә моны ниятләгәндә, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин «әйе, әйе» дигәннән соң «юк, юк» диеп, гөнаһлы тән теләкләренә ияреп ният кораммы? 18 Әйткән сүзләребез хак, Аллаһыга ышаныгыз. Без башта «әйе» дип, аннары «юк» димибез. 19 Чөнки сезгә Силуанус, Тимути һәм минем аша вәгазьләнгән Аллаһы Улы, Мәсих Гайсә, башта «әйе» дип, аннары «юк» димәгән, ә аның «әйе» дигәне «әйе» булып кала. 20 Аллаһының күпме генә вәгъдәләре булмасын, Гайсә аша алар «әйе» булды. Шуңа күрә аның аша без, Аллаһыны данлап, «амин» дип әйтәбез. 21 Әмма сезнең дә, безнең дә Мәсихнеке булуыбызга ышаныч бирүче һәм безне майлаучы — Аллаһы ул. 22 Ул безгә үз мөһерен сукты һәм, биреләчәк фатихаларга дәлил итеп, йөрәкләребезгә үз рухын салды.

23 Менә, Аллаһы каршында үз гомерем белән ант итәм: мин Көринткә сезне кызганганга күрә килми торам. 24 Бу — без иманыгыз өстеннән хакимлек итәбез дигән сүз түгел, без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез генә, чөнки сез үз иманыгыз ярдәмендә нык торасыз.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу