2 Көринтлеләргә
3 Безгә үзебезнең кем икәнебезне кабат күрсәтергә кирәкме? Яки сезгә, кайберәүләр кебек, үзебезне хуплаучы хатлар бирергәме? Ә, бәлки, бу хатларны сез үзегез бирергә тиештер? 2 Сез ул — йөрәкләребезгә язылган, бөтен кеше белгән һәм укыган хатыбыз. 3 Мәсих хаты булуыгызны сез үзегез күрсәтәсез. Бу хатны без, хезмәтчеләр буларак, язу карасы белән түгел, ә тере Аллаһының рухы белән һәм таш такталарга түгел, ә кеше йөрәгенең такталарына яздык.
4 Мәсих аша Аллаһы каршында безнең моңа ышанычыбыз бар. 5 Безнең яраклы булуыбыз үзебездән килә димибез, яраклы булуыбыз — Аллаһыдан. 6 Ул безне яңа килешүнең — язылган законнар җыентыгының түгел, ә рухның — хезмәтчеләре булырга яраклы итте. Язылган законнар җыентыгы үлемгә хөкем итә, ә рух терелтә.
7 Һәм ташларга уеп язылган, үлем китерүче законнар җыентыгы шундый дан белән килгән ки, исраиллеләр хәтта Мусаның йөзенә, даннан балкып торганга, карый да алмаганнар, шулай да бу дан юкка чыгарга тиеш булган. 8 Ул чакта рух хезмәте тагын да данлырак булырга тиеш түгелме соң? 9 Хөкемгә китерүче законнар җыентыгы данлыклы булган икән, тәкъвалыкка китерүче хезмәтнең даны тагын да зуррак бит. 10 Әйе, кайчандыр данлыклы булган нәрсә бөегрәк дан аркасында даннан мәхрүм ителгән. 11 Юкка чыгарга тиешле законнар җыентыгы дан белән килгән булган икән, алайса, яңа килешү тагын да данлырак!
12 Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән сөйлибез, 13 һәм без Муса кебек түгел: ул йөзенә бөркәнчек япкан булган һәм моны исраиллеләр юкка чыгарга тиешле законнар җыентыгының данына* карамасыннар өчен эшләгән. 14 Әмма аларның башлары миңгерәүләнгән, һәм иске килешү укылганда шул ук бөркәнчек әле дә аларның акылларын каплап тора, чөнки ул Мәсих ярдәмендә генә алып ташлана. 15 Һәм бүгенге көнгә кадәр, Муса кануны укылганда, аларның йөрәкләрен бөркәнчек каплап тора. 16 Ләкин алар Йәһвәгә таба борылганда, бөркәнчек алып куела. 17 Йәһвә — Рух ул, ә Йәһвә рухы булган җирдә — азатлык. 18 Безнең барыбызның йөзебездән бөркәнчек алып ташланган, шуңа күрә Йәһвәнең данын көзгедәй чагылдырабыз. Чагылдырган даныбыз үскәннән-үсә бара, һәм без нәкъ Йәһвә — Рух — үзгәрткәнчә аңа охшаш итеп үзгәртеләбез.