1 Тимутигә
6 Аллаһы исеме һәм аның тәгълиматы яманланмасын өчен, коллар үз хуҗаларын бар ихтирамга лаеклы дип санасыннар. 2 Ә хуҗалары иман итүче булган кешеләр, без кардәшләр дип, хуҗалары белән үзләрен илтифатсыз тотмасыннар. Киресенчә, коллар аларга тагы да теләбрәк хезмәт итсеннәр, чөнки тырыш хезмәтләреннән файда алучы — аларның имандашы һәм яраткан кардәше.
Моңа өйрәтеп һәм үгет-нәсыйхәт биреп тор. 3 Әгәр кем дә булса башка тәгълимат өйрәтә икән, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең ачык күрсәтмәләре һәм Аллаһыга хезмәт итүгә кагылышлы тәгълимат белән килешми икән, 4 ул масаеп киткән, һичнәрсә аңламый. Ул сүзләр турында бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс, ә бу көнчелек, тартышу, начар шикләр тудыра, яман теллелеккә китерә, 5 бозык акыллы һәм хакыйкатьне инде аңламаучы кешеләр арасында юк-бар нәрсәләр турында бетмәс ызгышлар чыгара. Алар, Аллаһыга бирелгәнлек — берәр нәрсә казанырга мөмкинлек, дип уйлыйлар. 6 Һичшиксез, булганы белән канәгать булсак, Аллаһыга бирелгәнлек — зур казаныш. 7 Без бит бу дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, һичнәрсә алып та китә алмыйбыз. 8 Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк.
9 Ә баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә, ә бу кешеләрне һәлакәткә һәм афәткә китерә. 10 Чөнки һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату, һәм кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үзләрен күп газаплар белән яралаганнар.
11 Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм Аллаһыга бирелгән, тәкъва булыр өчен бар көчеңне куй, иманга, мәхәббәткә, чыдамлыкка һәм юашлыкка омтыл. 12 Иман өчен данлы көрәш алып бар, мәңгелек тормышка нык тотынып тор. Син шул тормышка чакырылдың һәм аның турында күп шаһитләр алдында ачык игълан иттең; моны син искиткеч башкардың.
13 Бар нәрсәгә тормыш бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка искиткеч шаһитлек биргән Мәсих Гайсә алдында сиңа мондый боерык бирәм: 14 Хуҗабыз Гайсә Мәсих ачык күренгәнгә кадәр бу әмерне тапсыз калып һәм тел тидермәслек итеп үтә. 15 Ә аның, бәхетле һәм бердәнбер Хакимнең, ачык күренүе билгеләнгән вакытта булачак. Ул патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы, 16 ул гына үлемсез, якынлашмаслык яктылыкта яшәүче, аны бер кеше дә күрмәгән һәм күрә дә алмый. Аңа хөрмәт һәм мәңгелек кодрәт булсын! Амин.
17 Бу дөнья төзелешендә бай яшәүчеләргә масаеп йөрмәскә куш. Аларга әйт: ышанычсыз байлыкка түгел, ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар, 18 яхшылык кылсыннар, юмарт һәм игелекле эшләргә бай булсыннар, булганнарын уртаклашырга әзер торсыннар. 19 Шулай итеп алар, үзләренә киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплап, чын тормышка нык тотынып тора алырлар.
20 И Тимути, үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Изге булганны нәҗесләүче буш сөйләшүләрдән һәм ялган белемнән баш тарт. Андый «белем» хак нәрсәләргә каршы килгән сөйләшүләргә китерә. 21 Кайберәүләр, шул белем белән масаеп, иманнан читләштеләр.
Аллаһының юмарт игелеге сезнең белән булсын.