Ачылыш
14 Шунда мин Сион тавында басып торучы Бәрәнне һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде. 2 Аннары мин күктән килгән тавыш ишеттем. Ул шаулап аккан сулар тавышына, көчле күк күкрәвенә һәм арфада уйнаган җырчыларның тавышына охшаш иде. 3 Алар тәхет, дүрт тере зат һәм өлкәннәр алдында яңа җыр җырлый иделәр. Ул җырны җирдән сатып алынган 144 000 нән башка һичкем өйрәнә алмый иде. 4 Алар үзләрен хатын-кызлар белән нәҗесләмәгән, алар гыйффәтлеләр һәм, Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар. Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган. 5 Аларның авызларыннан ялган сүз чыкмаган, алар кимчелексез.
6 Шунда мин күктә, югарыда очып баручы башка бер фәрештәне күрдем. Аның җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек яхшы хәбәре бар иде. 7 Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз, чөнки аның хөкем сәгате килде. Шуңа күрә күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз»,— дип әйтә иде.
8 Аңа ияреп килгән икенче фәрештә: «Җимерелеп төште! Бар халыкларны үзенең тыелгысыз фахишәлек шәрабын эчәргә мәҗбүр иткән Бөек Бабыл җимерелеп төште!» — дия иде.
9 Аларга ияреп тагы бер фәрештә, өченчесе килде. Ул көчле тавыш белән болай дип әйтә иде: «Ерткычка һәм аның сурәтенә табынып үз маңгаена яки кулына тамга алучы да 10 Аллаһының ярсу касәсенә салына торган саф ачу шәрабын эчәчәк, аны ут һәм күкерт белән изге фәрештәләр, шулай ук Бәрән алдында җәфалаячаклар. 11 Андый кешеләрнең җәфалану төтене мәңге күтәреләчәк. Ерткычка һәм аның сурәтенә табынучылар һәм аның исеменең тамгасын кабул итүчеләр көне-төне җәфаланачаклар. 12 Моның өчен изгеләргә — Аллаһының әмерләрен үтәүчеләргә һәм Гайсәгә иман итүчеләргә — чыдамлык кирәк».
13 Шунда мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: шушы вакыттан башлап Хуҗабыз белән бердәмлектә үлүчеләр бәхетле. Әйе, ди рух, алар үз эшләреннән ял итсеннәр, чөнки аларның эшләре үзләренә ияреп бара».
14 Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт өстендә утыручы кеше улына охшаш берәүне күрдем. Аның башында алтын таҗ, ә кулында үткен урак иде.
15 Гыйбадәтханәнең изге урыныннан тагын бер фәрештә чыкты һәм болыт өстендә утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ура башла, чөнки урак өсте җитте һәм җирдә уңыш өлгерде»,— дип кычкырды. 16 Шунда болытта утыручы урагын җиргә сузды, һәм җир урылды.
17 Аннары күктәге гыйбадәтханәнең изге урыныннан тагын бер фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде.
18 Ә башка бер фәрештә корбан китерү урыныннан чыкты. Аның ут өстеннән хакимлеге бар иде. Ул көчле тавыш белән үткен урак тоткан фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны суз һәм җир йөзендәге йөзем агачының тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде»,— диде. 19 Шунда фәрештә үз урагын җиргә сузды һәм җир йөзендәге йөзем агачларын җыеп, гаять зур йөзем изгеченә ташлады. Бу изгеч Аллаһының ачуын символлаштыра. 20 Йөзем шәһәр читендәге изгечтә тапталгач, изгечтән кан ага башлады һәм атларның йөгәненә кадәр күтәрелеп, якынча 300 километр ераклыкка җәелде.