29 Күп тапкыр шелтә алганнан соң үҗәт булып калучы+
Көтмәгәндә төзәлмәслек итеп һәлак ителер.+
2 Тәкъвалар күп булганда халык шатлана,
Ә явыз кеше идарә иткәндә халык ыңгыраша.+
3 Зирәклек яратучы угыл үз атасын сөендерә,+
Ә фахишәләр белән чуалучы үз байлыгын туздыра.+
4 Патша илне гаделлек ярдәмендә ныгыта,+
Ә ришвәт яратучы кеше аны тарката.
5 Якыны алдында ялагайланучы
Аның аякларына ятьмә сала.+
6 Яман кеше үз гөнаһының тозагына эләгә,+
Тәкъва исә шатланып һәм сөенеп яши.+
7 Тәкъва кеше ярлыларның хокукларын кайгырта,+
Ә явызны андый нәрсәләр борчымый да.+
8 Мактанчыклар шәһәрдә ярсу ялкыны кабыза,+
Зирәкләр исә ачуны баса.+
9 Зирәк кеше акылсыз кеше белән бәхәсләшсә,
Акылсыз күп сөйләр һәм мыскыллар, һәм зирәк тынычлык югалтыр.+
10 Канга сусаучылар гаепсезләрне нәфрәт итә,+
Намуслыларның җанын алмакчы була.
11 Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара,+
Ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә.+
12 Идарәче ялганга колак салса,
Бөтен хезмәтчеләре явыз булыр.+
13 Ярлы кеше белән җәберләүченең уртак ягы бар:
Икесенең дә күзләренә Йәһвә нур бирә.
14 Патша ярлыларны гадел хөкем итсә,+
Аның тәхете һәрвакыт нык булыр.+
15 Чыбык белән шелтә зирәклек бирә,+
Ә тәрбиясез калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерә.
16 Явызларның саны арту белән җинаятьчелек тә арта,
Ләкин тәкъвалар аларның һәлакәтен күрер.+
17 Улыңны тәрбиялә, шулчак ул сиңа тынычлык
Һәм җаныңа күп рәхәтлек китерер.+
18 Аллаһы җитәкчелеге булмаса, халык йөгәнсез булыр,+
Канунны үтәүчеләр исә бәхетле.+
19 Хезмәтчене сүз әйтеп кенә төзәтеп булмый,
Чөнки ул аңласа да, сүзләргә колак салмый.+
20 Уйламыйча сөйләүче кешене күргәнең бармы?+
Аңа караганда акылсыз кешегә өмет күбрәк була.+
21 Берәр хезмәтчене бала чактан ук артык иркәләп үстерәләр икән,
Соңрак ул яхшылыкның кадерен белмәс.
22 Тиз кызып китүчән кеше низаг тудыра,+
Ярсучан кеше күп гөнаһ кыла.+
23 Кешене үз тәкәбберлеге басынкы итәр,+
Ә рухы басынкы кеше дан казаныр.+
24 Каракның иптәше үз җанына дошман була.
Шаһитлек бирергә чакырсалар да, ул бернәрсә дә әйтми.+
25 Кешеләрдән курку — тозак ул,+
Ә Йәһвәгә таянучылар яклау табар.+
26 Күпләр идарәче алдына килеп басарга тели,
Әмма гаделлекне кеше Йәһвәдән күрә.+
27 Тәкъва кеше — гаделсездән,+
Ә явыз кеше юлларында намуслы булган кешедән җирәнә.+