-
Яратылыш 41:18–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Елгадан 7 матур симез сыер чыкты да Нил елгасы буенда утлап йөри башлады.+ 19 Алардан соң тагын 7 сыер чыкты. Болары исә зәгыйфь, ямьсез һәм ябык иде. Минем Мисыр җирендә андый шыксыз сыерларны беркайчан да күргәнем юк иде. 20 Аннары ябык зәгыйфь сыерлар теге 7 симез сыерны ашап бетерде. 21 Әмма тыштан аларның бу сыерларны йотканлыгы күренмәде, чөнки элеккегечә ябык һәм ямьсез булып калды. Шунда мин уянып киттем.
-