5 Аннары ул тагын йокыга китте һәм бүтән бер төш күрде. Имеш, бер сабактан 7 көр һәм тук башак үсеп килә икән.+ 6 Алардан соң ябык һәм көнчыгыш җиленнән куырылып беткән яңа 7 башак үсеп чыкты. 7 Ябык башаклар теге көр һәм тук 7 башакны йотып бетерде. Шунда фиргавен уянды да төш күргәнен аңлады.