-
Яратылыш 37:7–9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 без кырда бергәләп көлтәләр бәйли идек. Шунда минем көлтәм күтәрелде дә туп-туры торып басты, сезнең көлтәләрегез исә минем көлтәмне уратып алды да аңа иелде».+ 8 Шулчак абыйлары аңа: «Нәрсә, үзеңне безнең өстән патша итеп куймакчы буласыңмы? Бездән өстен буласың киләме?»+ — диделәр. Төше һәм сүзләре аркасында аларда Йосыфка карата дошманлык хисе артты.
9 Аннан соң ул тагын бер төш күрде һәм аны да абыйларына сөйләп бирде. «Мин тагын бер төш күрдем,— диде ул.— Бу юлы кояш, ай һәм 11 йолдыз миңа иелде».+
-