-
Яратылыш 37:31–34Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
31 Алар Йосыфның киемен алдылар да чалынган кәҗәнең канына манып алдылар. 32 Шуннан соң алар бу киемне аталарына җибәреп: «Без менә нәрсә таптык. Кара әле бу синең улыңның киеме түгелме?»+ — дигән хәбәр җиткерделәр. 33 Җентекләп карагач, Ягъкуб: «Бу улымның киеме бит! Явыз җанвар ташланып, Йосыфымны ботарлагандыр!» — дип кычкырып җибәрде. 34 Шунда Ягъкуб кайгыдан киемен ертып җибәрде һәм билен матәм киеме белән урап, улы өчен күп көннәр елады.
-