17 Фиргавен Йосыфка болай диде: «Абый-энеләреңә әйт: „Әйберләрегезне йөк хайваннарына төягез дә Кәнга́н җиренә барыгыз 18 һәм әтиегез белән өегездәге кешеләрне алып, минем янга килегез. Мин сезгә Мисырдагы иң яхшы нәрсәләрне бирермен. Сез иң уңдырышлы җирнең җимешләре белән тукланырсыз“.+