8 Шунда Яһүд үз әтисе Исраилгә́ болай диде: «Егетне минем белән җибәр.+ Юлга чыксак, без дә, син дә, балаларыбыз да+ исән калыр, беребез дә үлмәс.+ 9 Мин аның өчен җаваплы булам.+ Берәр бәлагә эләксә, мине җәзага тартырсың. Аны яныңа кайтара алмасам, синең алдыңда гомерем буе гаепле булырмын.