Яратылыш 23:17, 18 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Шулай итеп, Әфрунның Мамре́ янындагы Макпелада урнашкан кыры — ә аның белән бергә мәгарә һәм шул кырда үскән барлык агачлар да — 18 Хит уллары һәм шәһәр капкаларыннан керүче барлык кеше алдында Ибраһимның хосусый милке булып китте. Яратылыш 25:9, 10 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 9 Уллары Исхак белән Исмәгы́йль аны Мамре́ янында, хитле Соха́р улы Әфрунның кырында урнашкан Макпела́ мәгарәсендә җирләделәр.+ 10 Ул кырны Ибраһим Хит улларыннан сатып алган иде. Ибраһимны шунда хатыны Сара́ җирләнгән урынга җирләделәр.+ Яратылыш 35:27 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 27 Ниһаять, Ягъкуб үзенең атасы Исхак яшәгән, ә элегрәк Ибраһим белән Исхак чит ил кешеләре булып яшәгән җиргә,+ Кырья́т-арбадагы, ягъни Хебрундагы Мамрегә кайтты.+ Яратылыш 49:29, 30 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 29 Аннан соң ул аларга болай дип боерды: «Тиздән мин халкыма кушылачакмын.*+ Мине ата-бабаларым янында, хитле Әфрунның кырындагы мәгарәдә,+ 30 Кәнга́н җиренең Мамре́ янәшәсендә урнашкан Макпела́ кырындагы мәгарәдә җирләгез. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде.
17 Шулай итеп, Әфрунның Мамре́ янындагы Макпелада урнашкан кыры — ә аның белән бергә мәгарә һәм шул кырда үскән барлык агачлар да — 18 Хит уллары һәм шәһәр капкаларыннан керүче барлык кеше алдында Ибраһимның хосусый милке булып китте.
9 Уллары Исхак белән Исмәгы́йль аны Мамре́ янында, хитле Соха́р улы Әфрунның кырында урнашкан Макпела́ мәгарәсендә җирләделәр.+ 10 Ул кырны Ибраһим Хит улларыннан сатып алган иде. Ибраһимны шунда хатыны Сара́ җирләнгән урынга җирләделәр.+
27 Ниһаять, Ягъкуб үзенең атасы Исхак яшәгән, ә элегрәк Ибраһим белән Исхак чит ил кешеләре булып яшәгән җиргә,+ Кырья́т-арбадагы, ягъни Хебрундагы Мамрегә кайтты.+
29 Аннан соң ул аларга болай дип боерды: «Тиздән мин халкыма кушылачакмын.*+ Мине ата-бабаларым янында, хитле Әфрунның кырындагы мәгарәдә,+ 30 Кәнга́н җиренең Мамре́ янәшәсендә урнашкан Макпела́ кырындагы мәгарәдә җирләгез. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде.