Яратылыш 16:9, 10 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 9 Йәһвә фәрештәсе аңа: «Хуҗабикәң янына кайт та аңа буйсын»,— диде. 10 Аннан соң Йәһвә фәрештәсе болай дип әйтте: «Мин синең токымыңны* ишәйтермен, һәм алар санап бетермәслек булыр».+ Яратылыш 17:20 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 20 Исмәгы́йль турындагы үтенечеңне мин ишеттем. Менә, мин аны фатихалап, токымын ишәйтәчәкмен һәм бик тә, бик тә арттырачакмын. Аңардан 12 башлык килеп чыгачак, һәм мин аңардан бөек халык булдырачакмын.+ Яратылыш 25:12 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 12 Сараның хезмәтчесе мисырлы Һаҗә́р+ Ибраһимга тудырган угыл Исмәгыйль+ турындагы хәбәр шундый: Яратылыш 25:16 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 16 Болар — Исмәгыйль уллары, 12 ыруг башлыгы.+ Алар яшәгән авыллар һәм таш стеналар белән уратып алган урыннар да аларның исемнәрен йөртә.
9 Йәһвә фәрештәсе аңа: «Хуҗабикәң янына кайт та аңа буйсын»,— диде. 10 Аннан соң Йәһвә фәрештәсе болай дип әйтте: «Мин синең токымыңны* ишәйтермен, һәм алар санап бетермәслек булыр».+
20 Исмәгы́йль турындагы үтенечеңне мин ишеттем. Менә, мин аны фатихалап, токымын ишәйтәчәкмен һәм бик тә, бик тә арттырачакмын. Аңардан 12 башлык килеп чыгачак, һәм мин аңардан бөек халык булдырачакмын.+
16 Болар — Исмәгыйль уллары, 12 ыруг башлыгы.+ Алар яшәгән авыллар һәм таш стеналар белән уратып алган урыннар да аларның исемнәрен йөртә.