29 Ягъкубның җавабы мондый булды: «Сиңа ничек хезмәт иткәнемне дә, көтүләрең турында кайгыртканымны да беләсең ич.+ 30 Мин килгәнче малың аз иде, әмма хәзер көтүләрең күбәйде һәм артты. Мин килгәннән бирле Йәһвә сине фатихалап торды. Ә мин үз йортым өчен кайчан эшли алырмын?»+