Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 28:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Синең токымыңны* тузан бөртекләре кебек ишле итәчәкмен, һәм алар бөтен җир буйлап+ — көнбатышка һәм көнчыгышка, төньякка һәм көньякка таба таралачак. Җирдәге бөтен кабиләләр синең аша һәм токымың* аша фатихаланачак.*+

  • Яратылыш 46:2, 3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Төнлә Аллаһы Исраилгә күренештә: «Ягъкуб, Ягъкуб!» — дип дәште. Тегесе аңа: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде. 3 Ул болай диде: «Мин хак Аллаһымын, әтиеңнең Аллаһысы.+ Мисырга барырга курыкма, чөнки анда мин синнән бөек халык булдырачакмын.+

  • Чыгыш 1:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Ә исраиллеләр,* үрчеп, гаять күбәя башлады. Аларның саны торган саен арта барды, һәм алар көчәйгәннән-көчәйде. Нәтиҗәдә, бөтен Мисыр җире алар белән тулды.+

  • Чыгыш 32:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Хезмәтчеләрең Ибраһим, Исхак һәм Исраилне* исеңә төшер. Син аларга үзең белән ант итеп: „Мин сезнең токымыгызны* күкләрдәге йолдызлар кебек ишәйтәчәкмен+ һәм үзем вәгъдә иткән бөтен бу җирне, мәңгелек биләмә итеп алсыннар өчен, сезнең токымыгызга* бирәчәкмен“+,— дигән идең бит».

  • Рәсүлләр 7:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсенең үтәлү вакыты якынлашкан саен, Мисырда халкыбыз саны үсеп, арта барган.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу