-
1 Яхъя 3:10–12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Аллаһы балаларын һәм Иблис балаларын болай танып була: тәкъва тормыш алып бармаучы һәм үз кардәшен яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел.+ 11 Башлангычтан ук ишеткән хәбәрне онытмагыз: без бер-беребезне яратырга тиеш.+ 12 Кабил кебек булмыйк. Ул Явыздан булган һәм үз энесен үтергән.+ Ни өчен үтергән? Чөнки аның эшләре — явыз,+ ә энесенең эшләре тәкъва булган.+
-