6 Син аны, кием белән каплагандай, тирән сулар белән капладың.+
Сулар таулар өстендә торды.
7 Синең шелтәңнән алар качып китте,+
Күк күкрәү тавышыңнан куркып качты
8 Аларга үзең билгеләп куйган урынга.
Шунда таулар күтәрелде+ һәм үзәннәр төште.
9 Син суларга чик куйдың, алар аннан чыкмасын өчен,+
Бүтән беркайчан да җирне басмасын өчен.