-
1 Елъязма 1:43–50Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
43 Исраиллеләр* өстеннән патшалар идарә итә башлаганчы, Эдо́м җирендә+ хакимлек иткән патшалар:+ Бигу́р улы Бела́, аның шәһәре Динһаба́ иде; 44 Бела үлгәч, аның урынына Босрадан+ булган Зирәхнең улы Йобаб идарә итә башлады; 45 Йобаб үлгәч, аның урынына теманлылар җиреннән булган Хуша́м идарә итә башлады; 46 Хушам үлгәч, аның урынына Моа́б җирендә мидьянлыларны җиңгән Бәда́д улы Һадад идарә итә башлады, аның шәһәре Ави́т иде; 47 Һадад үлгәч, аның урынына Масрыкадан булган Самла́ идарә итә башлады; 48 Самла үлгәч, аның урынына бөек елга янындагы Рихабуттан булган Шабу́л идарә итә башлады; 49 Шабул үлгәч, аның урынына Ахбо́р улы Багалһана́н идарә итә башлады; 50 Ә Багалһанан үлгәч, аның урынына Һадад идарә итә башлады, аның шәһәре Пагу́ иде, хатынының исеме Меһетабе́л иде. Ул Мизаһа́б кызы Матредның кызы иде.
-