Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 13:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Аннары Муса халыкка болай диде: «Мисырдан, коллык җиреннән* чыккан көнне хәтерегездә саклагыз,+ чөнки Йәһвә сезне аннан үзенең кодрәтле кулы белән чыгарды.+ Шуңа күрә ачыткы кушылган бернәрсә дә ашамагыз.

  • Чыгыш 13:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Һәм шул көнне сез улларыгызга: „Моны мин Мисыр җиреннән чыкканда Йәһвәнең миңа карата кылган эшләрен хәтеремдә саклар өчен эшлим“,— дип әйтегез.+

  • Канун 4:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Сак булыгыз һәм үзегезне* игътибар белән күзәтеп торыгыз: үз күзләрегез белән күргән нәрсәләр онытылмасын һәм гомерегезнең барлык көннәрендә күңелегездә калсын. Сез шулай ук боларны үз балаларыгызга һәм оныкларыгызга сөйләргә тиеш.+

  • Канун 6:20–22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Киләчәктә улың синнән: „Ни өчен Аллаһыбыз Йәһвә сезгә бу искә төшерүләрне, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне бирде?“ — дип сораса, 21 син улыңа болай диярсең: „Без Мисырда фиргавеннең коллары идек, ләкин Йәһвә безне Мисырдан куәтле кулы белән алып чыкты. 22 Йәһвә безнең күз алдында Мисырга, фиргавенгә һәм аның бөтен йортына бөек һәм һәлакәтле галәмәтләр һәм могҗизалар җибәрде.+

  • Зәбур 44:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 44 И Аллаһы, үткән көннәрдә,

      Ата-бабаларыбыз көннәрендә

      Башкарган эшләрең турында без үз колакларыбыз белән ишеттек,

      Безгә моны ата-бабаларыбыз бәян итте.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу