-
Чыгыш 13:17, 18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Филистилеләр җиренә алып барган юл кыскарак булса да, фиргавен халыкны җибәргәч, Аллаһы аларны ул юлдан алып бармады. Чөнки Аллаһы: «Сугыш чыгып, халыкның кире уйлавы һәм Мисырга әйләнеп кайтуы ихтимал»,— диде. 18 Шуңа күрә Аллаһы халыкны урау юлдан — Кызыл диңгез янындагы чүл аша алып китте.+ Исраиллеләр Мисыр җиреннән хәрби тәртиптә чыкты.
-