-
Чыгыш 36:27–30Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Изге чатырның арткы — көнбатыш ягы өчен ул 6 рам ясады.+ 28 Ул изге чатырның ике арткы почмагына почмак терәвечләр итеп ике рам ясады. 29 Рамнар, астан өскә күтәрелеп, беренче боҗра янында тоташтырылган ике агач өлештән ясалган иде. Ике почмак терәвечне ул шул рәвешчә ясады. 30 Барлыгы 8 рам һәм алар өчен ырмаулы 16 көмеш нигез булды, һәр рам астына кую өчен икешәр ырмаулы нигез ясалды.
-