-
Чыгыш 38:9–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Шуннан соң ул изге чатыр тирәли ишегалды ясады.+ Көньякка караган ягын каплау өчен, ул катылган нәфис җитен җептән тукып 100 терсәк озынлыкта ишегалды пәрдәләре ясады.+ 10 Аның өчен бакырдан ырмаулы 20 нигез һәм 20 багана ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән ясалды. 11 Шулай ук төньяк якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 100 терсәк булды. Алар өчен 20 багана һәм ырмаулы 20 бакыр нигез ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды. 12 Ә көнбатыш ягы пәрдәләре озынлыгы 50 терсәк булды. Алар өчен 10 багана һәм ырмаулы 10 нигез ясалды, баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән ясалды. 13 Көнчыгыш ягы — кояш чыккан якка караган ягы пәрдәләренең озынлыгы 50 терсәк булды. 14 Керү урынының уң ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булды. Алар өчен өч багана һәм ырмаулы өч нигез ясалды. 15 Керү урынының сул ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы да 15 терсәк булды. Алар өчен өч багана һәм ырмаулы өч нигез ясалды.
-