-
Чыгыш 39:8–14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Аннан соң ул, чигүче осталыгы белән, ефодны эшләгән шикелле, алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән түшлек+ ясады.+ 9 Икегә бөкләгәч, ул дүрткел булды. Алар түшлекне шундый итеп ясады ки, икегә бөкләгәч, аның буе бер карыш,* иңе бер карыш булды. 10 Алар аңа дүрт рәт ташлар урнаштырды. Беренче рәт: рубин, топаз һәм зөбәрҗәт. 11 Икенче рәт: фирәзә, сапфир һәм яшма. 12 Өченче рәт: леше́м,* ахак һәм аметист. 13 Дүртенче рәт: хризолит, оникс һәм жадеит. Алар алтын кысаларга утыртылды. 14 Ташларның саны, Исраил уллары санынча, 12 иде. Аларның һәрберсенә 12 кабиләнең берсенең исеме мөһер уелгандай уеп язылды.
-