-
Чыгыш 39:15–18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Аннары түшлек өчен саф алтыннан бау кебек ишелгән чылбырлар ясадылар.+ 16 Ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясадылар да ике боҗраны түшлекнең ике почмагына беркеттеләр. 17 Шуннан соң ике алтын бауны түшлекнең почмакларындагы ике боҗрага керттеләр. 18 Ике бау очын ике кысага кертеп, аларны ефодның алгы ягындагы тар иңсә тукымаларына беркетеп куйдылар.
-