-
Левилеләр 8:14–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Аннан соң ул гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе үгезне алып килде, һәм Һарун белән аның уллары бу үгезнең башына кулларын куйды.+ 15 Муса аны чалды һәм бармагы белән канны+ алды да, мәзбәхнең бар мөгезләренә сөртеп, мәзбәхне гөнаһтан сафландырды, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте. Шулай итеп ул мәзбәхне, анда йолу йоласын үткәрер өчен изгеләндерде. 16 Аннары Муса бар эч маен, бавырдагы маен, ике бөерен һәм бөерләрендәге маен алды да мәзбәхтә төтәтте.+ 17 Аннан соң ул үгезнең калган өлешләрен, аның тиресен, итен, тизәген тукталу урыныннан читтә яндырды.+ Муса нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.
-