-
Левилеләр 1:4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Аннары ул кулын яндыру корбаны итеп китереләсе хайванның башына куйсын, һәм ул йолып алынсын өчен, аның корбаны кабул ителер.
-
-
Левилеләр 8:18–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Шуннан соң ул яндыру корбаны итеп китереләсе сарык тәкәсен алып килде, һәм Һарун белән уллары кулларын сарык тәкәсенең башына куйдылар.+ 19 Аннары Муса аны чалды һәм мәзбәхнең бөтен якларына канны бөркеде. 20 Ул сарык тәкәсен кисәкләргә бүлде һәм башын, кисәкләрне һәм маен* төтәтте. 21 Ул аның эчке әгъзаларын һәм аякларын су белән юды һәм сарык тәкәсен тулысынча мәзбәхтә төтәтте. Бу — хуш* исле яндыру корбаны, Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан иде. Муса барысын нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.
-