-
Левилеләр 8:25–28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Аннары ул тәкәнең маен, койрык маен, эч маен, бавырдагы маен, мае белән ике бөерен һәм уң ботын алды.+ 26 Ул Йәһвә алдындагы төче икмәк кәрзиненнән боҗрасыман бер төче икмәк,+ май кушылган боҗрасыман икмәк+ һәм бер көлчә алды. Ул аларны май кисәкләре һәм уң бот өстенә куйды. 27 Аннан соң ул боларның барысын Һарунның уч төпләренә һәм аның улларының уч төпләренә салып, Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетә башлады. 28 Шуннан соң Муса боларны аларның кулларыннан алып, мәзбәхтәге яндыру корбаны өстендә төтәтте. Бу — руханилыкка билгеләү өчен хуш исле корбан, Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк иде.
-