8 Ле́ви турында ул болай дип әйтте:+
«Синең тумми́м белән уримың+ үзеңә тугры кеше кулында,+
Син аны Масса́һ янында сынадың.+
Аның белән Мәрибә́ сулары янында бәхәсләшә башладың.+
9 Ул кеше үз әтисе һәм әнисе турында: „Мин алар яклы булмадым“,— диде.
Ул хәтта үз абый-энеләрен санга сукмады,+
Үз улларына игътибар итмәде,
Чөнки ул синең сүзеңне тотты
Һәм килешүеңне үтәде.+