Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 18:25, 26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Муса бөтен исраиллеләр арасыннан сәләтле ир-атларны сайлады һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгеләде. 26 Шулай итеп, төрле мәсьәләләр туганда, алар халыкны хөкем итте. Катлаулы сорау белән алар Муса янына барды,+ ә һәр кечкенә мәсьәләне үзләре хәл итте.

  • Саннар 27:1–5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Аннары Йосыфның улы Манашшеның гаиләсеннән булган Сәлүфха́д кызлары+ килде. Сәлүфхад Хәфәрнең, Хәфә́р Гиладның, Гила́д Маһирның, Маһи́р Манашшеның улы иде. Сәлүфхад кызларының исемнәре Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде. 2 Алар очрашу чатырының керү урыны янында Муса, Илгаза́р рухани, башлыклар+ һәм бөтен җәмгыять алдына басып, болай диде: 3 «Безнең әтиебез чүлдә вафат булды, ләкин ул Йәһвәгә каршы берләшкән төркем — Кора́х яклы кешеләр+ арасында булмады, ә үзенең гөнаһы өчен вафат булды, аның уллары юк иде. 4 Ни өчен соң әтиебезнең исеме, улы булмаганга гына, үзенең гаиләсеннән юк ителергә тиеш? Безгә әтиебезнең бертуганнары арасында биләмә бир». 5 Шунда Муса аларның үтенечен Йәһвәгә җиткерде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу