Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 5:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Ул шулай ук кылган гөнаһы өчен Йәһвәгә гаеп йолу корбаны,+ ягъни гөнаһ йолу корбаны итеп ана җенестәге вак терлек: я сарык бәрәнен, я кәҗә бәрәнен китерсен. Һәм рухани шул кешене кылган гөнаһыннан йолып алсын.

  • Левилеләр 6:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Ул шулай ук Йәһвәгә, гаеп йолу корбаны итеп, кимчелеге булмаган сарык тәкәсе корбан итсен. Ул аны билгеләнгән бәясенә карап рухани янына китерсен.+

  • Левилеләр 14:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 «Махау авырулы кеше, рухани янына китерелеп, чиста дип игълан ителәсе көнне үтәлергә тиеш канун мондый:+

  • Левилеләр 14:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Рухани бер яшь сарык тәкәсен алып, аны гаеп йолу корбаны+ итеп бер лог май белән бергә китерсен, һәм ул боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетсен.+

  • Левилеләр 19:20, 21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Әгәр берәр ир-ат берәр хатын-кыз белән ятып якынлык кылса, ә ул хатын башка ир-ат өчен билгеләнгән хезмәтче икән, ләкин әле йолып алынмаган я аңа азатлык бирелмәгән икән, аларга җәза бирелсен. Әмма алар үтерелмәсен, чөнки ул хатын әле азат ителмәгән. 21 Ул ир-ат Йәһвәгә очрашу чатырының керү урыны янына гаеп йолу корбаны итеп сарык тәкәсе алып килсен.+

  • Саннар 6:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Һәм ул үзен яңадан нәзир булу көннәренә Йәһвә өчен аерып куярга тиеш. Ул гаеп йолу корбаны итеп бер яшьлек сарык бәрәне китерсен. Әмма аның нәзир булуының элекке көннәре исәпкә алынмас, чөнки ул үзенең нәзирлеген нәҗесләде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу