Чыгыш 23:19 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 19 Үз җирегездән җыеп алган беренче уңышыгызның иң яхшысын Аллаһыгыз Йәһвә йортына китерегез.+ Кәҗә бәтиенең итен анасының сөтендә пешермәгез.+ Саннар 15:20 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 20 Бүләк итеп эре тарттырылган беренче оныгыздан+ боҗрасыман икмәкләр пешереп китерегез. Ындыр табагыннан бүләкне ничек китерсәгез, аларны да шулай китерегез. 2 Елъязма 31:5 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 5 Бу боерык чыккач, исраиллеләр шактый күп күләмдә ашлыкның, яңа шәрабның, зәйтүн маеның,+ балның һәм кырда җыйган бар нәрсәнең беренче уңышын+ китерделәр. Алар бар нәрсәләренең уннан бер өлешен мул итеп китерде.+ Гыйбрәтле сүзләр 3:9 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 9 Йәһвәне данла: аңа үзеңдә булганның иң яхшысын бир,+Бөтен уңышыңның* беренче җимешләрен* китер.+
19 Үз җирегездән җыеп алган беренче уңышыгызның иң яхшысын Аллаһыгыз Йәһвә йортына китерегез.+ Кәҗә бәтиенең итен анасының сөтендә пешермәгез.+
20 Бүләк итеп эре тарттырылган беренче оныгыздан+ боҗрасыман икмәкләр пешереп китерегез. Ындыр табагыннан бүләкне ничек китерсәгез, аларны да шулай китерегез.
5 Бу боерык чыккач, исраиллеләр шактый күп күләмдә ашлыкның, яңа шәрабның, зәйтүн маеның,+ балның һәм кырда җыйган бар нәрсәнең беренче уңышын+ китерделәр. Алар бар нәрсәләренең уннан бер өлешен мул итеп китерде.+