24 Әгәр кемдер берәр җирен утта пешерсә һәм шундагы ачык ярага кызгылт-ак я ак тимгел чыкса, 25 рухани ул тимгелне тикшерсен. Андагы йон агарган булса һәм ул тирәнгә киткән кебек күренсә, бу — пешкән урында килеп чыккан махау. Рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау авыруы.