-
Левилеләр 7:23–25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 «Исраиллеләргә болай дип әйт: „Үгезнең, яшь сарык тәкәсенең я кәҗәнең бернинди маен ашарга ярамый.+ 24 Үле хайванның маен һәм берәр җәнлек үтергән хайванның маен теләсә кайсы максат белән кулланып була, ләкин аны беркайчан да ашамагыз.+ 25 Чөнки Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерелгән хайванның маен ашаган һәркем үз халкыннан юк ителәчәк.
-
-
1 Патшалар 8:64Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
64 Шул ук көнне, яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннарының маен корбан итеп китерер өчен, патша Йәһвә йорты алдындагы ишегалдының урта өлешен изгеләндерде, чөнки Йәһвә алдындагы бакыр мәзбәх+ бик кечкенә иде һәм яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннарының мае+ анда сыярлык түгел иде.
-