-
Левилеләр 14:49–53Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
49 Йортны шакшылыктан чистартыр өчен, ул ике кош, эрбет агачы ботагы, ачык кызыл төстәге җеп һәм иссоп үсемлеге алсын.+ 50 Рухани бер кошны чишмә суы салынган балчык савыт өстендә үтерсен. 51 Аннары ул эрбет агачы ботагын, иссоп үсемлеген, ачык кызыл төстәге җепне һәм тере кошны алып, аларны чишмә суы өстендә үтерелгән кошның канына батырып алсын һәм канны йортка таба җиде мәртәбә бөркесен.+ 52 Ул йортны шакшылыктан кошның каны, чишмә суы, тере кош, эрбет агачы ботагы, иссоп үсемлеге һәм ачык кызыл төстәге җеп белән чистартсын. 53 Аннары ул тере кошны шәһәр читендә ачык басуга җибәрсен һәм йортны йолып алсын, шунда йорт чиста булыр.
-