-
2 Ишмуил 13:10–12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Әмнун Тамарга: «Ризыкны* йокы бүлмәсенә алып керче, мин синең кулыңнан ашармын»,— диде. Һәм Тамар үзе әзерләгән йөрәксыман кабартмаларны алып, абыйсы Әмнунга йокы бүлмәсенә китерде. 11 Тамар аңа ашарга китергәч, Әмнун аны тотып алды да: «Сеңелкәем, әйдә минем белән ят»,— диде. 12 Ләкин Тамар аңардан: «Юк, абыем! Мәсхәрәләмә мине! — дип үтенде.— Исраилдә алай эшләмиләр ич.+ Кылма андый кабахәтлекне.+
-