Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 23:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Шулай ук, үз көчегез белән кырда чәчеп үстергән беренче уңышыгызны җыеп алып, Беренче уңыш бәйрәме* уздырыгыз,+ ә ел азагында, кырдан үз хезмәтегезнең уңышын җыеп алгач, Уңыш җыю бәйрәме* үткәрегез.+

  • Саннар 29:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Җиденче айның 15 нче көнендә изге җыелыш үткәрегез. Бернинди авыр эш эшләмәгез. Сез җиде көн Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үткәрергә тиеш.+

  • Канун 16:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Ындыр табагыңнан иген, изгечләреңнән май һәм шәраб җыеп алгач, җиде көн Куыш* кору бәйрәмен+ үткәр.

  • Езра 3:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Аннары алар, Канунда язылганча, Куыш* кору бәйрәмен үткәрде+ һәм һәр көн, көнгә күпме таләп ителсә, шулкадәр яндыру корбаннары китереп торды.+

  • Никами 8:14–18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Шунда алар Канунда Йәһвәнең Муса аша биргән әмеренә тап булды: исраиллеләр җиденче айда бәйрәм вакытында куышларда* яшәргә тиеш,+ 15 алар шулай ук үзләренең бар шәһәрләрендә һәм Иерусалимда хәбәр итеп болай игълан итәргә тиеш:+ «Таулы урыннарга барыгыз. Канунда язылганча куышлар корыр өчен, зәйтүн агачлары, нарат агачлары, мирт һәм пальма агачларының яфраклы ботакларын һәм башка агачларның яфраклы ботакларын алып килегез».

      16 Халык барды да үзләренә куышлар корыр өчен ботаклар алып килде. Алар үз йортларының түбәләрендә, ишегалларында, шулай ук Аллаһы йортының ишегалларында,+ Су капкасы алдындагы шәһәр мәйданында+ һәм Ифраи́м капкасы+ алдындагы шәһәр мәйданында куышлар корды. 17 Шулай итеп, әсирлектән кайткан кешеләрнең җыелышындагы һәркем куыш корып анда яшәде. Исраиллеләр бик нык шатланды,+ чөнки аларның Нун улы Йошуа́+ көннәреннән алып ул бәйрәмне шул рәвешчә үткәргәне булмады. 18 Көн саен, беренче көннән алып соңгысына кадәр, Аллаһының Канун китабы укылды.+ Алар бәйрәмне җиде көн үткәрде, ә сигезенче көнне, таләп ителгәнчә, изге җыелыш үткәрелде.+

  • Яхъя 7:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Ул вакытта яһүдләрнең Чатыр* кору бәйрәме+ якынлашып килә иде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу