-
Саннар 15:27–29Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Әгәр берәр кеше* ялгыш гөнаһ эшләсә, ул гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшьлек кәҗә китерергә тиеш.+ 28 Абайламыйча Йәһвә алдында гөнаһ кылып, хата эшләгән бу кешене* рухани йолып алыр. Гөнаһы йолып алынганнан соң, ул кичерелер.+ 29 Абайламыйча эшләнгән гөнаһларга килгәндә, җирле исраиллеләр өчен һәм арагызда яшәүче чит ил кешеләре өчен бер үк канун булсын.+
-