2 Шуннан соң ул бер ярлы тол хатынның ике вак акча салганын күреп,+ 3 болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу тол хатын, ярлы булса да, барысына караганда күбрәк салды.+ 4 Чөнки барысы да артып калганын, ә бу хатын-кыз, ярлы булса да, бар акчасын, тормышы өчен бар булганын салды».+