-
Левилеләр 12:7, 8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Рухани боларны Йәһвә каршында корбанга китерсен һәм аны йолып алсын, һәм хатын каны китүдән чиста булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын турында канун — менә шул. 8 Әгәр дә хатынның сарык бәрәне алып килү хәленнән килмәсә, ул ике урман күгәрчене яки ике күгәрчен баласы,+ берсен яндыру корбаны итеп, ә икенчесен гөнаһ йолу корбаны итеп алып килсен. Рухани ул хатынны йолып алсын, һәм хатын чиста булыр“».
-
-
Левилеләр 14:21, 22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Әмма ул ярлы булса һәм андый корбаннар китерү аның хәленнән килмәсә, ул үзен йолып алыр өчен гаеп йолу корбаны итеп бер яшь сарык тәкәсе алсын да аны алга-артка селкетсен. Шулай ук ул икмәк бүләге итеп ефаның уннан бер өлеше күләмендә* яхшы онны май белән бутап алып килсен. Өстәвенә бер лог май 22 һәм ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы, берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп, китерсен.+ Моны хәленә карап эшләсен.
-
-
Левилеләр 15:13–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Кеше, эрене бүленеп чыгудан туктап, чиста булып китсә, җиде көн чистарынсын. Аннан соң ул чишмә суында үз киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул чиста булыр.+ 14 Сигезенче көнне ул ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы алсын+ һәм, очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына килеп, аларны руханига бирсен. 15 Рухани аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп китерсен һәм ул кешене Йәһвә алдында авыруыннан йолып алсын.
-