-
2 Елъязма 2:4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Мин Аллаһым Йәһвәнең исеме хөрмәтенә йорт төзергә җыенам. Анда Аллаһы алдында хуш исле фимиам яндырылсын өчен,+ багышланган икмәкләр* куелып торсын өчен,+ Шимбә көннәре,+ яңа ай көннәрендә+ һәм Йәһвә Аллаһыбыз хакына үткәрелгән бәйрәмнәрдә+ иртә-кич яндыру корбаннары китерелсен өчен,+ минем ул йортны аңа багышлыйсым килә. Бу — Исраилнең мәңгелек бурычы.
-
-
Никами 10:32, 33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
32 Без шулай ук һәрберебезне ел саен шәкылнең* өчтән бер өлешен бирергә бурычлы иттек. Аны без Аллаһы йортындагы* мондый хезмәт өчен бирербез:+ 33 Шимбә көнне,+ яңа ай башында+ һәм башка бәйрәмнәрдә+ китерелә торган икмәк*+ белән көндәлек икмәк бүләге+ һәм даими яндыру корбаны өчен, изге нәрсәләр өчен, Исраилне йолып алганда китерелә торган гөнаһ йолу корбаны+ өчен һәм Аллаһы йортында башкарыла торган бөтен эш өчен.
-