-
Чыгыш 26:32Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
32 Чаршауны сәрви агачыннан ясалган һәм алтын белән капланган дүрт баганага элеп куй. Аларның ыргаклары алтыннан булсын. Баганалар ырмаулы дүрт көмеш нигезгә утыртылсын.
-
-
Чыгыш 26:37Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
37 Пәрдәне элү өчен сәрви агачыннан биш багана яса һәм аларны алтын белән капла. Аларның ыргаклары алтыннан булсын. Баганаларны утырту өчен бакырдан коеп ырмаулы биш нигез яса.
-
-
Чыгыш 36:37, 38Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
37 Шуннан соң ул изге чатырның керү урыны өчен зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдә ясады.+ 38 Ул шулай ук пәрдә өчен биш багана һәм аларның ыргакларын эшләде. Багана башларын һәм беркеткечләрен* ул алтын белән каплады, ә аларның ырмаулы биш нигезе бакырдан булды.
-