10 Ул як өчен ырмаулы 20 бакыр нигезе булган 20 багана яса. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре көмештән булсын. 11 Төньяк якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы шулай ук 100 терсәк булсын. Ул якка ырмаулы 20 бакыр нигезе булган 20 багана һәм баганаларга көмеш ыргаклар белән беркеткечләр яса.